Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер көнне - ике бәйрәм!

Бәхетленең бәйрәме бер көндә, дигәндәй, тап килүен әйт син.

 

Туган көнен, алай гына да түгел, 65 яшьлек күркәм  юбилеен сайлау участогында каршыларга насыйп булган икән Әгъләм Әхкам улы Хәсәновка. 1956 елның нәкъ шушы 18 сентябрендә туган ул. Нефть сәнәгате ветераны, Иске Урыссу авылының хөрмәткә лаеклы, әүдем вәкиле. Чын мәгънәсендә ир асылы. Ил язмышы өчен тавыш бирергә килүенә сюрприз да көткән үзен. Икеләтә бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләк тапшырдылар хөрмәтле ветеранга. Чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәк елларны да шулай каршыларга язсын. Юбилеегыз белән Сезне, Әгъләм Әхкамович!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев