Әбсәләмнең «Нур» вокал ансамбле янәдән дипломант булды
Әбсәләм мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» вокал ансамбле Төрки халыкларның халыкара иҗат фестивалендә катнашты.
Азнакайда «Чатыр тауда җыен-2021» фестивале узды. Анда 40 коллектив катнашты, алар арасында Таҗикстан һәм Үзбәкстан вәкилләре дә бар иде.
Соклангыч матур табигать, мәгърүр таулар, бер-береңне аңлау, ихлас елмаюлар, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар – болар барысы да коллективның данлы елъязмасындагы иң якты битләреннән берсе булып калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев