Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буада 1,25 килограммлы бәрәңге бүлбесе үстерүчеләр бар

Буадан Гыйбадрахмановлар 1,25 килограммлы бәрәңге үстерде, дип яза районның "Байрак" басмасы.

"Язын бәрәңгеләре 30 сантиметр ара калдырып, ә мин һәрвакыт шулай эшлим, буразналарга салып чыктык. Тишелеп чыгып 10 сантиметр үскәч, үсентеләр күмелерлек итеп төбенә өйдек һәм 30 сантиметр калынлыкта салам белән капладык. Шуннан бәрәңге турында "оныттык". Бер мәртәбә колорадо коңгызына каршы гына эшкәрттек. Эксперимент искиткеч нәтиҗә күрсәтте. Чүп үләне дә үсмәде. Ә гадәти ысул белән утырткан шундый ук сортлар ваграк булды", - дип тәҗрибә уртаклаша хуҗабикә.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев