Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкә пенсионерлары Өлкәннәр көненнән яшәреп кайтканнар

Бәйрәкә авылында "Алсу" балалар бакчасы ишекләре 1968 елда ачылды.

Авылда бакча эшли башлавы беренче чиратта әти-әниләр өчен зур шатлык булды. Беренче елларны йөргән сабыйларның хәзер инде биредә оныклары тәрбияләнә. Вакыт - агымсу. Бакча оешкан чорларда эшләгән эшчеләрнең дә кайберләре безнең арадан китәргә өлгерде. Без, исәннәрне исә, "Алсу"ның бүгенге коллективы ел саен зурлап Өлкәннәр көненә дәшә. Бакчаның иркен бүлмәләрен, әледән-әле яңартылып торучы уен почмакларын күреп хозурланабыз, без башлаган эшне чын һөнәрманнар дәвам итүенә ихлас шатланабыз.

Быелгы бәйрәм дә бик күңелле узды. Балалар шигырьләр сөйләде, милли биюләр башкарды - безгә чын ял оештырды. Бакча хезмәткәрләре әзерләгән "Бер яшьлектә, бер картлыкта" исемле сәхнәләштерелгән тамаша караганда, зур сәхнә артистлары бер читтә торсын, дип күзләрдән яшьләр чыкканчы көлдек. Безгә шундый җылы бәйрәм кичәсе оештырган өчен бакча коллективына зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X