Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәдә инвалидларга зур концерт күрсәттеләр

Бәйрәкә авылы мәдәният йортында инвалидлар декадасы кысаларында "Бергә булыйк" дип аталган кичә үткәрелгән.

Авылда яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләр алдында "Моңлы саз" ветераннар ансамбле, татар фольклор ансамбле, яшь башкаручылар чыгыш ясаган. Тамашачылар сәхнә ветераннары Зәйтүнә Ямаева, Әлфия Хаҗиева, Зәрия Мөхәммәтҗанова, Зөфәр Камаев, Сәрия Хисамиева, Сәрвәт Равилов чыгышларын аеруча көчле алкышлар белән кабул иткәннәр. Яшь үзешчәннәр Гүзәл Мөхәммәтдинова, Алия Сәлахова, Айгөл Садыйкова чыгышлары барысын да дулкынландырган.

Чараның икенче өлешендә инвалидлар алдында авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Дәүләтханова, амбулатория табибәсе Гөлчирә Хәлиуллина, авыл мәчетеннән Фазыйл хәзрәт чыгыш ясаган. Инвалидлар җәмгыяте рәисе итеп Рәсим Яббаров сайланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X