Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәкәтамактан Фәйрүзә оста куллы хуҗабикә

Безнең ВКОНТАКТЕ "Ютазинская новь" төркеме районыбызда яшәүчеләр турында "Мастера и мастерицы - наши ютазинцы" рубрикасы астында материаллар җыя. Безгә Бәйрәкәтамак авылында яшәүче ханым турында материал килде. Таныш булыгыз: Фәйрүзә Мортазина.

Андыйлар турында: "Куллары алтын" диләр. Йон да җегерли ул, оек-бияләй, башлык-кофталар да бәйли. Кирәк булса, авыл сәхнәсеннән чыгыш ясау өчен ансамбльгә үзе костюмнар да тегә. Пешергән бәлеш-бавырсаклары телеңне йотарлык. Йорт кошлары, мал-туар асрау белән бергә, җәмәгать эшен дә алып барырга вакыты җитә. Ул авыл ветераннар советы рәисе һәм үзешчән ансамбль җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев