Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм көннәрендә безне нәрсә көтә?

Зарыгып көткән Яңа ел яллары күңелле булачак. Мәгариф, мәдәният, шулай ук яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре белгечләре ютазылылар өчен шактый кызыклы чаралар әзерләде.

Шушы көннәрдә генә диярлек балалар паркында районның төп чыршысын ачу үтте. Көн саен районның балалар бакчаларында, мәктәпләрендә һәм мәдәният йортларында Яңа ел бәйрәмнәре уздырыла.
31 декабрь - 1 гыйнвар төнендә инде кичке сәгать 9да бәйрәм тантанасы башланачак. 23 сәгатькә кадәр район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ютазылыларны Казан шәһәреннән килгән татар эстрадасы артистлары чыгышлары көтә. Төнге сәгать бердә бәйрәм дискотекасы башлана, ә ярты сәгать соңрак бистә өстендә бәйрәм фейерверкы кабыначак.
Яңа ел каникуллары мәктәп укучылары өчен 12 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы мәктәп яны лагерьлары 3 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр эшли. Һәрвакыттагыча, бу вакытта балалар һәм өлкәннәр өчен шактый спорт ярышлары оештырылачак, алар исә 2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр "Энергия" стадионында үткәрелә. Бу көннәрдә "Хоккей снайперы", "Җитез тимераяклар", "Виртуоз", "Уңышлылык зигзагы", "Җитез чаналар" һәм "Бау тартышу" кебек бәйгеләрдә катнашырга мөмкин. Һәм, әлбәттә, кышкы каникуллар дәвамында районның бөтен спорт объектлары - "Олимп" ССК, "Энергия" стадионы, "Кымызтау" һәм "Дубравушка" чаңгы базалары, хоккей мәйданчыклары, шугалаклар, шулай ук мәктәпләрнең спорт заллары эшлиячәк.
Яңа ел бәйрәмнәрен һәм Раштуа каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев