Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталык - сәламәтлек билгесе

Узган җомга һәм шимбә көннәрендә район территориясендә беренче өмәләр үтте.

Урыссу бистәсендә эш кораллары тотып 1300 кеше чыкты. Алар үзләре эшли һәм укый торган учреждение ишегалларына, беркетелгән территорияләргә тәртип кертә башладылар. Урыссуның 3 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы аеруча тырыш хезмәт күрсәтте. Нәтиҗәдә, өмәләргә билгеләнгән 14 берәмлек техникада 66 кубометр чүп чыгарылды, дип хәбәр иттеләр район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегендә. Өмәләр район авылларында да узды.

Ишек алларын, урам һәм тыкрыкларны, кыскасы, тирә-юньне кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру, тәртип урнаштыру республикада игълан ителгән ике айлык кысаларында гына оештырылырга тиеш түгел. Бу - һәркемнең намус эше! Агымдагы атнаның җомга һәм шимбә көннәрендә район халкы Бөтенроссия өмәсенә чыгачак. Инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, урыссулылар каршында быел да зур күләмле эш тора. Иң беренче чиратта, Урыссу урамы буенча һәм хакимият бинасы каршындагы газоннар үзгәртеп ясалачак. Юлчылар үзәк урамнарда чокырларны ремонтлауны дәвам итәчәк. Иң катлаулы эшләрнең берсе булып өмәдә катнашучыларны техника белән тәэмин итү тора. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев өмәне оештыруга җаваплы шәхесләргә урамнарда бернинди дә чүп калуына юл куймау бурычын билгеләде.

Бөтенроссия өмәсендә тагын бер күркәм башлангыч - Солнечный микрорайонында юкә, нарат үсентеләре утырту башланачак. Сквер ясау районның яшь буын вәкилләренә йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев