Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталык үзебездән тора

Агымдагы атнада Әбсәләм һәм Иске Каразирек авыл җирлекләрендә җыеннар узды.

Башкарма комитет җитәкчесе А. Подовалов әбсәләмлеләрне агымдагы елда сезнең авылда күп функцияле мәдәният йорты төзеләчәк, дип сөендерде. Фундаментын казу эшләре башланган. Бинада китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты да урнашачак, дип аңлатты җитәкче.
Почта үзәгендә мөдир булмау аркасында, әбсәләмлеләр түләүләрне Урыссу бистәсенә йөреп түли. Авыл җирлеге башлыгы Р. Ибраһимова бер атна эчендә бу мәсьәлә хәл ителәчәк, дип ышандырды. Җыенда Хезмәт ветераны исеме алыр өчен күпме эшләргә, аны ничек һәм кайда алып була, икенче төркем инвалидка инде өч ай буе федераль казнадан субсидия түләнмәве кебек сораулар да яңгырады. Социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев беренче сорауга ачыклык керткән булса, икенчесен контрольгә алып, тикшерергә сүз бирде. Авыл халкын борчыган сораулар моның белән генә бетмәде. Җирлек территориясендә өстәмә чүп контейнерлары куйдыру мәсьләсе дә күтәрелде. Ләкин, урамда таралып яткан чүпне үзебезнең үк авыл кешеләре ыргыта, дип шелтә белдерде җирлек башлыгы. Барысы да үзебездән тора, чисталыкны без сакларга, ә читтән ярдәм өмет итеп ятмаска тиеш, дип сүзен төгәлләде ул.
Ә менә Иске Каразирек җирлегендә яшәүчеләрне, киресенчә, бар нәрсә дә канәгатьләндерә. Узган елда республика программасы нигезендә беренчеләрдән булып биредә мәдәният йорты төзелде. Бу форсаттан район җитәкчеләренә һәм авылдашларына җирлек башлыгы Г. Котдусова рәхмәт сүзләре җиткерде. Яңа объектта китапханә дә эшли башласа, гомумән, авыл халкы ризалыкта яшиячәк. Җирлек башлыгы әлеге сорау тиздән чишелер, дип ышандырды.
Район башлыгы бүләге - сөт саву аппаратлары Әбсәләмдә Ф. Шәрәфиевага, Иске Каразиректә Сәгъдиевлар гаиләсенә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X