Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамак балалар иҗаты үзәгенең укучылары зәңгәр күкне сайлаучылар бәйрәмендә катнаштылар

Димтамак мәктәбендә укып, балалар иҗаты үзәгенең "Авиамоделист" берлегендә тәрбияләнүче укучылар, район башкарма комитеты ярдәме белән, "Мин күкне сайлыйм!" республика авиация бәйрәмендә катнаштылар.

Балалар ел саен әлеге чара үткәрелә торган Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең "Борисоглебское" аэродромында булдылар. Быел Россия Федерациясе хәрби-һава көчләренең еракка оча торган авиациясенә - 100, конструктор Михаил Миль тууга - 105, автор Илов, конструктор Сергей Ильюшин тууга - 120, дөньядагы беренче космонавт Юрий Гагарин тууга 80 ел тулуга багышланган бай программалы бәйрәм үзенә күп сандагы тамашачыларны җәлеп итте. Алар игътибарына граждан һәм хәрби авиациясенә хас төрле үзочкычлар, легендар үзочкыч модельләре, винт канатлы машиналар тәкъдим ителде.

Бәйрәм көнне күккә "Белый лебедь" Ту-160 тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган тратегик ракета йөртүче-бомбага тотучы, Ан-2, Л-39 лайнерлары, БЕ-200 үзочкыч-амфибия, Ту-214Р радиоэлектрон разведка үзочкычы, "Ансат" һәм Ми-8 вертолетлары күтәрелде. Стратегик тукталышта детальләрен карау өчен авиамодельләр тезеп куелган иде. Чарада парашютчылар сикерде, теләге булган кешеләргә парашютларны сүтеп-җыю буенча мастер-класс оештырылды. Бу көнне балалар тимер кошларның куәтлеген һәм матурлыгын күзәттеләр, двигательләрнең гүләвен тыңлап, һавадагы керосин исен тоя алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X