Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамак мәктәбендә балаларның юлларда үз-үзләрен тотулары буенча әти-әниләр җыелышы узган

Димтамак мәктәбендә балаларның юлларда үзләрен куркынычсыз тотулары һәм укучыларның психологик проблемалары буенча гомуми мәктәп әти-әниләр җыелышы узды.

Район ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча өлкән инспекторы полиция лейтенанты Радик Гыйлаҗев әти-әниләр алдында балалар травматзмын кисәтү турында доклад белән чыгыш ясады. Ул автокреслоны ничек сайларга кирәк булуы турында җентекләп сөйләде һәм өлкәннәрне һәрвакыт куркынычсызлык каешларын файдаланырга, моның белән кечкенә пассажирларга үрнәк күрсәтергә чакырды. Әти-әниләр игътибарына шулай ук юл кагыйдәләрен сакламауның нәтиҗәләре турында презентацияләр тәкъдим ителде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе филиалы начальнигы Рәзидә Игнатьева әти-әниләргә киемдәге яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләде. Статистика буенча, җәяүлене таптату юл транспорты вакыйгасының иң киң таралган төре булып тора. Таптатуларның кешеләр үлеме белән тәмамланган төп өлеше, транспорт йөртүченең машина юлына чыгучыларны күреп кала алмый торган тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Һәлакәтләргә начар һава шартлары да китерергә мөмкин. Шуңа күрә әти-әниләргә балаларына яктылык кайтаргыч элементлар сатып алырга тәкъдим ителде.

Җыелышка шулай ук район психологик-педагогик хезмәте белгече Оксана Сафина да чакырылган иде. Ул үсмерлек чорында бала үсеше проблемалары турында сөйләде. Психолог әти-әниләр игътибарын балаларда бу чорда физиологик һәм психологик үзгәрешләр барлыкка килүенә юнәлтте. Күчеш чорының прблемалары күп. Бу тәшвишләнүләр һәм даими рәвештә үсә барган үз-үзеңә ышанмау хисе, үзеңнең әти-әниең һәм дусларың өчен әһәмиятең булуда шикләнүләрең дә. Мәктәп укучысының үзен теләсә нинди проблемалы тотышы артында билгеле бер сәбәпләр ята. Шуңа күрә психолог әти-әниләргә беренче чиратта аларны ачыкларга киңәш итте, балага ярдәм итәргә мөмкин булуын, әмма ул тирә-юньдәгеләр аны аңлауларын һәм ничек барлар, шулай кабул итүләрен сизәргә тиешлеген билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев