Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Димтамакта инвалидлар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм чарасы үткәрделәр

Узган атна ахырында Димтамак авыл җирлегендә инвалидлар декадасы кысаларында бәйрәм чарасы булып узды. Җирлек башлыгы Марс Ямалиев ассызыклавынча, әлеге чарага инвалидларны гына түгел, ә өлкәннәрне, юбилярларны да чакырып зур бәйрәм оештырасы иткәннәр.

- Ник дигәндә, авылда өлкәннәр көнен дә зурдан кубып уздырып булмады, чөнки ул вакытка мәдәният йортында да ремонт эшләре тәмамланмаган иде әле, диде җирлек башлыгы. Ә хәзер менә ТР Президенты, районыбыз башлыгы Рөстәм Нуриев ярдәме белән күп функ-цияле үзәк ачылу алдында тора. Шуңа күрә инвалидлар декадасы вакытында нәкъ менә шушында бәйрәм оештырырга булдык.
Исегезгә төшерәбез, Димтамак авылында балалар бакчасы мәктәп бинасына күчкәннән соң, элекке бина бушап кала. Һәм җирлек башлыгы, район җитәкчелеге белән киңәшләшкәннән соң, ул бинада авыл советы, медицина пункты, китапханә, участок полициясе йорты, мәдәният йорты һәм элемтә бүлеге ачарга кирәк дигән карар кабул итә. Һәм менә кыска гына вакыт эчендә бина тулысы белән әзер диярлек.
Килгән кунакларны котларга районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге начальнигы Наил Миңневәлиев та килгән иде. Ул барлык җыелучыларга да сәламәтлек теләде. Ә авылның ветераннар советы рәисе Ринат Әхмәдишин авылның юбилярларын туган көннәре белән котлап, җирлек депутаты Вячаслав Матвеев исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды. Шуны әйтергә кирәк, ветераннар арасында Ринат абый бөтен көчен биреп эшли. Җирлек башлыгы Марс Ямалиев та:
- Ул минем иң беренче ярдәм-чем, диде.
- Алдагы елларга планнар нинди соң, Ринат абый, - дигән соравыма:
- Бөек Җиңүнең 70-еллыгын каршыларга әзерләнәбез. Менә алла теләсә, Яссытугай авылындагы обелискны карарга кирәк, чөнки ул, беренчедән, тау битендә, авылдашлар анда хәзер менә алмый, чәчәкләрне дә чишмә буена гына куеп китәләр, икенчедән, ташландык хәлгә килеп бара, ава башлаган. Менә шуны торгызырга кирәк. Димтамак авылында да обелискны койма белән уратып алу мөһим, дип киләчәккә планнары белән дә уртаклашып алды. Эш күп ул, кызым, вакыт кына җиткерергә кирәк.
Ә кичә бик күңелле узды. Район мәдәният йорты артистлары һәм авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Изюминка" балалар бию төркеме кичәгә тагын да ямь өстәде. Яңа мәдәният йортыннан килгән өлкәннәр дә бик канәгать булуларын әйттеләр. Авылдашларны әлеге бина ачылу тантанасына көтеп калабыз, диде җирлек башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X