Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Добрый телефон” акциясе дәвам итә

Шушы көннәрдә Какылы Күл авылында яшәүче ялгыз Динфирә Әгълиевага "тревогалы төймә"ле телефон тапшырылды. "Игенче" ҖЧҖ директоры Рәсим Рәхмәтуллин бу эштә химаяче.

Шуны исегезгә төшерәбез, "Добрый телефон" республика шәфкатьлелек акциясен уздыруның төп максаты - өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә, махсус мобиль җайланмалардан файдаланып, бер төймә ярдәмендә ашыгыч хезмәтләрне (ашыгыч медицина ярдәмен, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге хезмәтен, полицияне) чакыру мөмкинлеген бирү. Тәҗрибә шуны күрсәтә, өлкән яшьтәге кешеләрнең "тревогалы төймә"ле телефоннарны куллану ялгыз пенсионерларның сәламәтлекләренең кискен начараюы аркасында булучы бәхетсезлекләрнең һәм криминаль очракларның санын киметергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев