Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Электрик сапер кебек – ялгышырга тиеш түгел

Узган шимбә, 27 октябрь көнне, Урыссу ГРЭСы базасында "Иң яхшы электрик" һөнәри осталыкның район бәйгесе узды. Иң яхшыны билгеләү ярышларында район үзәгенең алты предприятие вәкиле, барлыгы җиде кеше катнашты.

Районда инде икенче ел уздырыла торган һөнәри осталык бәйгесе яхшы традициягә әверелә. Әмма, кызганычка, анда катнашучылар елдан-ел кими генә бара, ничек кенә булмасын, электриклар арасында бу шулай. Һөнәри осталык имтиханында быел җиде кеше катнашты: шуларның икесен "Электросоединитель" ААҖ тәкъдим итте, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, Урыссу электр механика заводы, Урыссу ГРЭСы, "Теплосервис" МУП, "Уруссу-Водоканал" ҖЧҖдан берешәр вәкил чыгыш ясады.

Бәйгедә катнашучыларны предприятиенең генераль директоры Владимир Петров сәламләде. Ул электрикларны һөнәрләр арасында аксөяк осталары дип атады, чөнки электрик - куркыныч, күп белем һәм күнекмә таләп итүче катлаулы һөнәр. Электрик ялгышырга тиеш түгел, чөнки аның хатасы куркыныч тудырырга мөмкин икәнлеген биредә җыелган һөнәрманнарның белемнәре буенча тигез булуларын һәм җиңелүчеләрнең булу мөмкин түгеллеген билгеләп, сүзен йомгаклады ул.

Бәйге ике - теоретик һәм гамәли өлешләргә бүленде. Теориядә бәйгечеләр 18 тест соравына җавап бирделәр. Соңыннан алар теоретик - гамәли биремгә - электр тогы суккан затка беренче медицина ярдәме күрсәтүгә күчтеләр. Шуны билгеләп узарга кирәк, теоретик яктан бәйгечеләр кардио алды сугуны, ясалма сулыш алдыруны ничек башкарырга икәненнән хәбәрдар иделәр, әмма гамәлдә моны бик азы гына үти алды. Шуңа күрә ясалма сулыш алдыру "репетиция"ләре өчен каралган Гоша исемле манекенның, ягъни гади тренажерның уңышлы кардио алды сугудан соң терелүе, ә манипуляция ясаучы затның белдексез гамәлләреннән соң шунда ук үлүе бераз күңелсезлек өстәде.

Гамәлдә бәйгечеләр электр двигателе белән идарә итү схемаларын эшкәртеп, сыздылар, соңыннан әлеге сызым буенча электр двигатель белән идарә итү схемасын җыйдылар. Шунысын әйтергә кирәк, электрик эшендәге игътибарсызлык күңелсез нәтиҗәләргә, мәсәлән, электр үткәргечләренең кызуына һәм янгын чыгуга китерә. Шуңа күрә схеманы дөрес җыярга гына түгел, шулай ук моны технологияне үтәп башкарырга кирәк. Һәм кырыс, тәҗрибәле жюри һәрбер нечкәлекне, һәрбер җитешсезлекне исәпкә алды.

Нәтиҗәдә урыннар гомуми җыелган баллар буенча бүленде. Сергей Чудин (Урыссу ГРЭСы) беренче урынга лаек булды, Дамир Шәйхуллин (Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе) икенче урында булды, Сергей Барбарский ("Теплосервис") - өченче. Җиңүче һәм призерлар дипломнарга һәм акчалата бүләкләргә ия булды, ә җиңүче, моннан тыш, район башлыгы Рөстәм Нуриев билгеләп узганча, 24 ноябрьдә Казанда узачак якташлар белән очрашуда катнашачак. Калган катнашучылар Урыссу ГРЭСының профсоюз оешмасы әзерләгән кызыксындыргыч бүләкләргә ия булдылар.

Шуны ассызыклап узарга кирәк, бәйгене Урыссу ГРЭСының электр цехы җитәкчесе Равил Нургалиев (рәис), электр цехы җитәкчесе урынбасары Әбүзәр Галиев, күзәтчелек буенча инженер Нәсим Ганиев һәм баш инженер урынбасары Павел Любимцев кергән гадел жюри бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев