Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә кыйммәтләре мәңгелек

Халыкара гаилә көнен билгеләп үтү кысаларында гражданлык актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре никахта бергә 40, 50 ел һәм аннан артык тормыш иткән ир белән хатыннарны һәм быелгы елда беренче туган балаларның ата-аналарын тәбрикләделәр.

Гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова район башлыгы исеменнән Феликс Борисович һәм Алла Афанасьевна Федоровларны, Хөҗҗәт Миңнеәхмәт улы һәм Мәдинә Мансур кызы Гәрәевларны, Фәнир Кәлимулла улы һәм Наилә Шәйсолтан кызы Фәхретдиновларны, Вәсил Насыйр улы һәм Сәрия Гариф кызы Шакировларны, Шәйхулла Хәлиулла улы һәм Рәсимә Миңнулла кызы Тактамышевларны, Фәһим Абдрахман улы һәм Рабига Абдулла кызы Ганиевларны, Фәдис Кәлимулла улы һәм Тәнзилә Закир кызы Сәйфуллиннарны котлады. Һәрбер гаилә парына Зөлфия Мәсгут кызы бәхетле озын гомер, мәхәббәт, балалары, оныклары һәм оныкчыкларының игелекләрен күреп яшәүләрен теләде. Юбилярларга истәлеккә ул, хуш исле чәй эчкәндә никахлашу көннәрен искә алсыннар дип, парлы чынаяклар бүләк итте.
Гражданлык актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре котлау һәм бүләкләр белән яшь ата-аналарның өйләренә дә кереп чыктылар. Узган елда районда беренче туган бала - Рома Үтәкәев. Сары чәчле сәламәт бала узган елның 2 гыйнварында, гаиләдә өченче бала булып дөньяга килде. Өлкән апалары аның тууына бик шат. Ә быел дөньяга беренче булып аваз салучы Яна Митюшкина булган. Зарыгып көткән беренче бала, 3 гыйнварда дөньяга килеп, үзенең әти-әнисен сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев