Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәрәм аракы харап итә

Агымдагы елның 5 октябрендә, законсыз алкоголь әйләнешен кисәтү максатында уздырылган чара барышында, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре "Хендай Солярис" автомашинасын тоткарлый.

Әбсәләм авылыннан Г. машинасы салонында Казахстан Республикасында җитештерелгән, тиешле маркировкасы һәм федераль акцизы булмаган 12 шешә "Наша марка", шундый ук күләмдә "Ё мое" аракысы табыла һәм дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелә. Август аенда исә район автоинспекторлары "Тойота" автомобилен туктата. Гражданин Л. идарә иткән транспортны тикшерү барышында аның салонында күләме 28,8 литр булган 48 шешә Казахстан аракасы табып алына. Ютазы - Азнакай юлыннан хәрәкәт иткән тумышы белән Уральск шәһәреннән булган Ш.ның да "сәяхәте"дә, салонында алты шешә Казахстан коньягы алып барган өчен, күңелсезлек белән тәмамлана.

- Законсыз алкоголь әйләнешен кисәтеп уздырган чаралар барышында агымдагы елда 81,8 литр - Казахстан, 37,5 литр - Бәләбәй аракасы, 10,8 литр көмешкә, тиешле маркировкасыз составында спирт булган 280,5 литр сыекча алынды, - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлегенең өлкән оперуполномоченные полициянең кече лейтенанты Ленар Хәмидуллин.

2015 елның 16 гыйнварында полиция хезмәткәрләре алкоголь продукциясенең законсыз әйләнеше өлкәсендә чаралар комлексы уздыра - биналар, каралтылар, транспорт чаралары тикшерелә. Бу кичне Урыссу бистәсенең Ленин урамы буенча урнашкан гаражлар секторындагы гаражларның берсе тикшерүгә дучар ителә.

- Әлеге гараж хуҗасы һәм чит кешеләр катнашында объектны тикшергәндә тышына "Белебеевский источник" этикеткасы ябыштырылган, тиешле маркировкасы һәм федераль акцизы булмаган үтә күренмәле сыекча салынган литр ярымлы 24 шешә алынды һәм экспертизага юлланды, - дип сөйләвен дәвам итте Хәмидуллин.

Берничә көннән уголовный розыск группасы хезмәткәрләре бу юнәлештә янәдән чара күрүләрен дәвам итә. Бу көнне алар Урыссу бистәсендә яшәүче Г. ның мунчасыннан "Парламент" этикеткасы ябыштырылган яртышар литрлы 29 шешә сыекча табып ала.

"М-5 Урал" трассасында урнашкан кафеларның берсе безнең оперларның күптән инде күңелләрен тырнап тора. 7 февраль көнне алар биредә контроль сатып алу оештыра. Операция барышында бармен сатып алучыга ярты литр Казахстан аракасы сата.

- Бу объектта законсыз алкоголь әйләнешен кисәтү максатында чара уздыруны без район эчке эшләр бүлеге начальнигы карарына ярашлы дәвам иттек. Бармен үзе һәм ике шаһит катнашында кафе складында барлыгы 50 шешә вино-аракы эшләнмәсе табылды һәм әлеге сыекчаларның үрнәкләре экспертизага юлланды, - дип белдерде кече лейтенант.

Май ае аеруча "төшемле" була. Законсыз аракы сатуның иң эре "сәүдә" ноктасы шушы айда ачыла. Җинаять эше кысаларында тентү барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре составында спирт булган продукцияне агызып сатуның тулы бер цехына юлыга. Урыссулы Г. торагыннан оперлар 280,5 литр аракы гына табып калмый, алар 110 данә федераль акциз маркасына, 113 данә үзе ябыша торган аракы этикеткасына һәм 342 данә бөкеләүче җайланмага да тап була.

- Спиртлы эчемлекләрне законсыз әйләнештән чыгару операциясе барышында алынган сыекчалар, әйткәнемчә, экспертизага җибәрелә, аның иясенә карата административ җәза күрелә. Әгәр экспертиза әлеге сыекчаның куллануга яраксыз булуын күрсәтсә, без бу эчемлек хуҗасын чакыртабыз һәм аңардан "башка мондый эш белән шөгыльләнмим, киресенчә булганда, мине нинди җәза көтүе белән таныш" дигән расписка алабыз. Әлбәттә ул безнең контольдән төшми һәм без, билгеле бер вакыт узгач, янәдән контроль сатып алу оештырабыз. Кабаттан әлеге гражданинның закон бозуы ачыклана икән, аңа инде җинаять эше кузгатыла. Алкоголь продукциясен законсыз сату белән шөгыльләнгән өчен гражданин Г. элек административ җаваплылыкка тартылган иде инде. Шуны әйтергә кирәк, җинаять эше кузгатылу сәбәпле суд юлына баскан кеше үз-үзенә генә зыян китереп калмый, ул балалары, туганнары язмышына да "кара" тамга сала - алар юриспруденция буенча белем ала һәм хәрбиләштерелгән махсус эш урыннарына урнаша алмый. Әти-әнинең тәртибе өчен балага җавап тотарга туры килә, - дип ассызыклап узды Ленар Хәмидуллин.

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы кибет сатучылары белән дә көрәш алып бара. Ел дәвамында сәүдә нокталарында закон белән чикләнгән вакыттан соң Урыссу бистәсе, Әбсәләм, Димтамак, Бәйрәкә, Алабакүл авылы сатучыларының составында спирт булган эчемлек сату очраклары теркәлгән. "Идән астына" корылган шәхси бизнес та һич үз тынарга теләми. Контроль сатып алу барышында Ютазы, Урыссу, Көрәш-Бүләк, Димтамак, Байлар авылы "кәсәбәчеләреннән" көмешкә һәм башка төрле спиртлы эчемлек алынган. Шулай, март аеның бер кичендә, йорт шартларында ясалган спиртлы эчемлекне контроль сатып алу барышында урыссулы Т. хәтта үз ирекле һәрберсе 0,5 литр булган биш шешә һәм 0,25 литрлы өч шешә көмешкәсеннән дә баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев