Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң үрнәк, иң төзек

Иске Каразирек авыл җирлегендә ихаталар торышы буенча бәйгегә нәтиҗәләр ясалган.

Җирлек башлыгы Г. Котдусова мәгълүматлары буенча, Иске Каразиректә "Үрнәк йорт" номинациясендә Марсилә һәм Илдар Афзаловлар, "Иң төзек ихата" номинациясендә Ләйсән һәм Ирек Каюмовлар җиңү яулаган. Руфа ханым Кашапова ихатасы да аерым билгеләнгән, әле җәй башы гына булуына карамастан, аның йортының ишегалды чәчкәләргә күмелгән. Яңа Каразиректә беренче номинациядә Зилина Шәрәпова җиңүче дип табылган, Гөлсинә һәм Марат Вәлиевлар - икенче урында. Авыл Сабан туенда аларга бүләкләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев