Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика конкурсында ютазылылар өченче урынны алды

Халыкара мәктәп китапханәләре көнен бәйрәм итү алдыннан "Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2015" республика конкурсына нәтиҗә ясалды.

Бәйге 25 августтан 25 октябрьгә кадәр республиканың иң яхшы китапханәләре эш тәҗрибәсен ачыклау һәм өйрәнү максатында үткәрелде. Эксперт комиссиясе әгъзалары урыннарга барып китапханәләрдә балаларга, педагогларга һәм әти-әниләргә мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтүне оештыруны, китапханәне үстерү программасын тормышка ашыруны һәм китапханә фондын тулыландыруны һәм башкаларны өйрәнделәр. Безнең районның Урыссудагы 3 санлы мәктәп китапханәсе (директоры Лилия Таһирова, педагог-китапханәче Татьяна Гарифуллина) өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев