Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң яхшы почтальон буласыгыз киләме?

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте почтальоннар һәм почта элемтәсе бүлекләре арасында бәйге игълан итә. Ул 2016 елның беренче ярты еллыгына әбунә рәсмиләштерү кысаларында "ТАТМЕДИА" АҖ матбугат чараларына язылуны стимуллаштыру һәм активлаштыру максатында оештырыла.

Бәйге 2015 елның 1 октябреннән 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне билгеләү критерийләре: 2015 елның беренче ярты еллыгына караганда, 2016 елның беренче ярты еллыгына "ТАТМЕДИА" АҖ матбугат чараларына тираж арту; әбунә рәсмиләштерү тыгызлыгы, ягъни почтальон/почта элемтәсе бүлеге хезмәт күрсәтә торган йорт хуҗалыклары күләменә карап, "ТАТМЕДИА" басмаларына язылучыларның бердәм саны. Бәйге нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы почтальон" - 16 644 сум (шул исәптән бәйгене оештыручылар тарафыннан тотылып кала торган физик затлар кеременә 1644 сум күләмендәге салым), "Иң яхшы почта элемтәсе бүлеге" 30 000 сум бүләккә лаек булачак.

Тулырак мәгълүмат tatmedia.com сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев