Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Ике гасыр сайлаучысы мин...”

Тулы хокук белән шулай дип әйтә алыр иде ул бүген. 99 яшьлек сайлаучыбыз.

Юк, ялгыш укымадыгыз, Алабакүль авылының иң өлкән кешесе ул. “Шушы яшькәчә җитәрмен”, дип уйладымы икән кайчандыр Әнвәрия Сәлих кызы Вахитова. Ай-һай, юктыр...
Чордашлары, ахирәтләре күптән юк ич инде аның фани дөньяларда. Барысы да диярлек бакыйлыкта. Искә алырлык, тирән уйга талдырырлык вакыйгалар шактый җыелгандыр, билгеле. Ике гасыр эчендә ниләр генә булмас дисең кеше язмышында...
Күпне кичергән гади авыл апасы. Нинди уйларга бирелдең икән син бу минутларда? Ихтимал, ерак томаннар артында калган балачагыңны ислисеңдер. 1922 елның 26 февралендә Ютазы районы Бәйрәкә авылында, замандашлары арасында шактый танылу алган Сәлих Шакир улы Вахитов гаиләсендә дөньяга аваз салгансың. Газиз әткәң-әнкәң кочагында үткән татлы мизгелләр, туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән белән бәйле гыйбрәтле дә, кызыклы да хәлләр күз алдыңнан “йөгереп” үтәдер бу минутларда. Мәктәп еллары да эзсез калмагандыр, шәт. Хәреф танырга өйрәткән, гыйлем иленә алып кергән укытучылар онытыла буламы соң. Унынчы сыйныфтан соң фәкать Укытучы һөнәрен сайлавың да очраклы түгелдер, әлбәттә...
Кисәк елмаеп куйдың. Тәүге оялчан мәхәббәтеңне искә алгансыңдыр ихтимал. Кем булды икән ул, йөрәк кылларыңны кыяр-кыймас тибрәткән егеткәй? Анысы сер булып калсын... Буй җиткергәч, үз насыйбыңны очраткансың, Варис Закир улы Закиров белән матур гаилә коргансың. Бәйрәкә мәктәбендә балалар укыткансың.
Әйе, сизелми дә узып киткәндер ул бәхетле-сәгадәтле еллар. Каһәрле сугыш киртә куймаса, шулай барыр да барыр иде дөньялар. Юк шул. Чәчәктәй яшьлегең ифрат авыр чорга туры килде шул синең. Көч-куәтләре ташып торган ир-атлар гына түгел, борын астында мыегы шәйләнә генә башлаган егет-җилән дә яу кырына юлланды. Бергәләшеп чирәмдә тәгәрәп -уйнап үскән, каз бәбкәләре көткән, төнге күктә йолдызлар “чүпләгән” яшьтәшләрең дә китеп гаеп булды. Бөтен эш, дөнья мәшәкате хатын-кыз, карт-коры, бала-чага өстенә өелеп калды. Ачлык-ялангачлык торган саен ныграк “котыра” барды. Сөялле-кытыршы кулларың бәянли бу хакта. Ниләр генә үткәрмәде ул куллар, нинди генә эшләр башкармады?!
Иң аянычлысы – газиз кешеләреңне югалту кайгысы булды. Аяусыз чир бер-бер артлы биш сабыеңны, газиз әнкәңне гүр иясе итте. Сөекле иреңнең дә “похоронка”сы килде. Ничекләр түздең икән син ул чакларда, сабыр алтыннарын кай тарафлардан алдың икән? Үзең генә беләсеңдер, и сабыр-тыйнак татар хатыны.
... Башыңны кырын салган килеш, янә уйга чумдың. Хәсрәтеңне басалмый, чит-ят җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр булдың син ул чакларда. Ерак Үзбәкстанда сыену таптың. Хаклы ялга чыкканчы балалар укыттың. Аннан инде янә туган төбәгеңә кайтырга ниятләдең. Сагынуларың чиктән ашкан иде шул... Алты айдан кызлыкка алган Әлфияң гаиләсендә яшисең хәзер. Картлыгың бәхетле, урының түрдән, Аллага шөкер. Өч оныгың, алты оныкаң синең өчен өзелеп тора. Тату-күркәм Зариповлар гаиләсендә гомер кичерәсең. Сөекле Варисың да янәшәңдә сыман, аның турындагы якты хатирәләр Бәйрәкә авылы архивында саклана. Тормыш дәвам итә.
... И гомерләр. Әллә ниләр кичерелгән ләбаса, уйлый китсәң! Кеше гомерендә – ил язмышлары, дип белми әйтмиләрдер. Инде сайлауларга килгәндә... Бик күпләр өчен тавыш бирдең яшәү дәверендә. Артта калды ул еллар. Инде менә туксан тугыз яшькә җитәргә, янә чираттагы сайлауларда катнашырга насыйп булган икән, рәхмәт яугыры. Ә нигә сайламаска ди әле? Дөньялар имин булсынга, халык рәхәт-тыныч яшәсенгә тавыш бирә ич олы буын вәкиле. Хәерлегә булсын! Йөзгәчә җитәргә, арытаба сайлауларны күрергә дә язсын Сезгә, Әнвәрия апа. “Ике гасыр сайлаучысы мин”, дип горурланырга һичшиксез хаклысыз. Түбәнчелек белән баш иябез каршыгызда, Сезнең буынга хас булган рухи ныклык, ихтыяр көче, Ватанга тугрылык алдында...

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X