Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидлар өчен кече сабантуй

Балалар паркында инвалидлар өчен Кече Сабантуй бәйрәме булып узды.

Әлеге бәйрәмгә районның барлык авылларыннан һәм бистәдән инвалидлар җыйналган иде. Һәрбер килгән кешене чәй өстәле көтеп тора иде. Инвалид булуларына да карамастан, төрле уеннарда, ярышларда актив катнаштылар, сәхнәгә менеп үзләре яраткан җырлар җырладылар, биеделәр. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев та барлык инвалидларны сәламләп, аларга сәламәтлек теләде, һәрвакыт шулай актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. "Район, инвалидларның тормыш, көнкүрешләрен яхшыртыр өчен тырыша. Бүген үзәк хастаханә янында, кибетләрдә, банкларда, яңа салына торган йортларга керү уңайлы булсын өчен пандуслар урнаштырыла", - дип искәртеп узды Нуриев. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан региональ бүлеге Ютазы районының иҗтимагый оешмасы эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен Әсгать Фәхриевка һәм Сәлимҗан Валеевка Ютазы район советының мактау грамоталарын район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев тапшырды.

Менә ярышларга да вакыт җитте. Һәрбер кеше үзе яраткан уенда катнашты. Кемдер шашка-шахмат уенында үзен сынап караса, кемнәрдер үзләрен ату ярышларында сынады. Чүлмәк вату уены янында да шактый гына кеше җыйналган иде. Балалар төрле эстафеталарда актив катнаштылар. Һәрбер балага туңдырма өләштеләр, аларның елмаюлары йөзләренә чыккан иде.

Бу бәйрәмне оештыручыларга һәм уздырырга ярдәм итүчеләргә инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Н.В. Кукушкина рәхмәт сүзләре җиткерде. Кече Сабантуйның төп спонсоры булып Р. Нуриев җитәкчелегендәге "Бердәм Россия" җирле партиясе тора. Шулай ук Нур-луч, Магнит, Смак, Тәмле, Экология, Юлдаш, Зайди-Ка, Мир, Глория, Акчарлак кибетләренә бүләкләр алуда күрсәткән ярдәмнәре өчен һәм мәктәп ашханә блогына зур рәхмәтләрен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев