Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ирләр өчен ана капиталы алу мөмкинлекләрен киңәйттеләр

   Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасыбуенчабүлекчәсе аерымочраклардаир-атларның да анакапиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.

      2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче  тормыш хәлләре исемлеге закон тарафыннан киңәйтелгән.Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:

 - 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар   (балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип танылган очракта);

 - 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә уллыкка алучы  ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә үлгән дип танылган очракта).

         Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә  хокукы булган ир-атлар бар:

 - уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче  яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;

 - уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар.

           “Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучы ир-атка Дәүләт хезмәтләре порталында яки "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә гариза бирү дә җитә. Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәт ителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү юнәлеше генә кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

         Татарстанда Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру вакытыннан бүгенгәчә 500  ир-ат ана (гаилә) капиталына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X