Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу авылында яшәүче Азат Мәхмүтов яңа чишмәне үз тәрбиясенә ала

Иске Урыссу авылында һич уйламаган җирдән бер чишмә барлыкка килде.

Соңгы елларда авыл халкы өчен кискен проблемаларның берсенә әверелгән су мәсьәләсе быел, ниһаять, чишелә башлады. Җир астыннан яңа үткәргечләр сузу белән шөгыльләнгән предприятие хезмәтчәннәренең бер эш көне чишмәгә юлыгу белән, мөгаен, күңелләрендә сакланып калгандыр.Үзәкләштерелгән суга яңа юл ярган мәлдә җир-ана куеныннан саф сулы чишмә, яшәргә теләгәндәй, өскә ыргылып чыксын әле?! Эчәргә яраклы суга тилмергән искеурыссулылар өчен моны Ходай Тәгалә бүләге дими, тагын ничек дип атарга була?!

Үз ихатасыннан ерак булмаган урында бәреп чыккан чишмәне Азат Мәхмүтов (сурәттә) бик теләп үз тәрбиясенә ала. Иң әүвәл, тирә-юньне суга батырмасын өчен, ул үз тракторы белән канау яра - чишмә суын инеш белән тоташтыра. Чыганакка торба тыгып, улак ясатып куя, тирә-ягын таш белән ныгытуда Азатка күршеләре ярдәмгә килә. Көннәрдән-беркөнне чишмә ихаталанып та алынды. Әлбәттә, ишек алдында такта яру җайланмасы булган, кулы эш белгән ир-атка бу берни дә тормый. Әмма бүген әллә кемнәрдә әллә ниләр бар да бит, тик алар башкалар белән уртаклашырга гына ашыкмый. Мондый изге эшкә алыну өчен, һичшиксез, күңел байлыгы кирәк. Әле менә күптән түгел генә Мәхмүтов чишмә тирәли авылдашы Илшат Мәрдәнов алып кайтып биргән чыршы үсентеләрен дә утыртып куйган. Тәмам күңеллеләнеп, җан кереп киткәндәй булды, ди Азат үзе башкарган эштән канәгатьлек алып. Дөрес, әле махсуслаштырылган предприятиегә суны тапшырып, составын тикшертәсе бар, төзекләндерү буенча күрәсе чаралар да юк түгел, ихатасын берәр матур буяуга манып куйсаң да артык булмас... Соңгысын авыл җирлеге үз өстенә алырга ышандырды, дип серле итеп кенә елмаеп куйды Азат Мәхмүтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев