Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иске Урыссу мәктәбендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең район семинары үтте

Иске Урыссу мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп: балаларны тәрбияләү нәтиҗәләре өчен җаваплылыкның хокукый аспекты" темасына мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең район семинары үтте.

Семинар эшендә мәктәп директорлары гына түгел, мәктәп күп елар дәвамында хезмәттәшлек иткән иҗтимагый оешмалар вәкилләре, әти-әниләр, социаль партнерлар, укучылар, хокук бозуларны кисәтү отрядлары катнашты. Чара барышында укучыларның хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыклары турында чаралар уздырылды, хокукый вазгыятьләр чишелде. Семинарның икенче өлешендә дәрестән тыш эшчәнлек тә күрсәтелде. Кунаклар "Яшь техник", "Яшь мәргән" түгәрәкләре, спорт секцияләре, "Сайра, сандугач!" вокаль берләшмәсе, предмет түгәрәкләре шөгыльләнүен карады, кунаклар игътибарына технология буенча проект эшчәнлеге тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев