Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каразирек авылыннан Дамир Карипов кабакны косметика җитештерү өчен үстерә

Иске Каразирек авылында бакчачылык белән шөгыльләнүче Дамир Карипов җирендә быел, һәр елдагыча, кабак ишелеп уңган.

Биек тау итеп өеп куеган кабаклар арасында колачка сыймый торганнары да бар. Бер елны 100 килограммга кадәр авырлык җыйганнары булды, дип елмаючы бакча хуҗасы, быел да бу төр яшелчәнең чуты-хисабы булмавын тыйнак кына әйтеп куйды.

Дамир Карипов кабакның унбишләп төрен үстерә икән. Орлыгын да үзе әзерли. Җәй буе тәрбияләгән яшелчәнең әле менә күптән түгел генә бер өлешен Выборг шәһәренә төяп алып киткәннәр.

- Косметика җитештерү өчен. Әмма башта ул фирманың белгечләре килеп, кабак үсә торган туфракның, суның сыйфатын тикшерделәр, шуннан соң гына сатып алдылар, - дип сөйли бакчачы.

Бик күп файдалы сыйфатларга, аеруча йомшак өлеше магний, калий, тимер, аксым, шикәргә һәм башка бик төрле микро- һәм макро матдәләргә бай булган яшелчәнең бер өлешен Карипов мал тотучы хуҗалыкларга тәкъдим итә.

Хөрмәтле гәҗит укучыларыбыз, сез бакча-җирләрегездә нинди җиләк-җимеш үсте? Хәбәр итегез, без башкаларга хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев