Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каян чыга яман ис?

Узган җомга, 15 февральдә, район җитәкчелеге белән "Электросоединитель" акционерлык җәмгыяте коллективы очрашуы барышында залдан яңгыраган бердәнбер сорау Урыссу бистәсендәге һаваның нык пычранган булуы белән бәйле булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Белалова җыелучыларны 2012 елда башкарылган эшләр, агымдагы елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды. Асылда, ул мәдәният, сәламәтлек, мәгариф, яшьләр сәясәте, торак, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендәге эш торышы турында мәгълүмат бирде. Без бу хакта күп тапкырлар яздык. Доклад тәмам булганнан соң, район үзәгендәге һава пычраклыгы турында сорау бирелде. "Безнең балаларыбыз, гипертония белән авыру әти-әниләребез бар һәм, атмосфера начар ис белән тулган көннәрдә, алар үзләрен начар хис итәләр. Чара күрүегезне сорыйбыз", - дип мөрәҗәгать итте завод эшчесе. Гөлдания Нурлыгаян кызы әлеге сорауга җавапны район газетасы аша бирергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X