Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында урам бәйрәме уздырганнар

Июльнең соңгы көннәрендә Кече Урыссуы авылының Чик-бүләк урамында урам бәйрәме уздырылды.

Бәйрәм Камил хаҗинең вәгазе белән башланып китте. Шушы чирек гасыр эчендә фани дөньяга күчкән туганнарыбыз барланды һәм алар рухына дога кылынды. Урамның тарихы белән ветеран укытучы, урамыбызның иң өлкән кешеләрнең берсе Нәсимә апа таныштырып үтте. Урамыбызның иң өлкән - Шәйхуллина Гамилә әби һәм иң кечкенә - Зарипов Раязга, яңа гына никахлашкан парлар Гомәров Илназ белән Ризидәгә Камил хаҗи бүләк тапшырды. Уеннар, җырлар, балалар арасында дога уку ярышы, дини сораулар викторинасы белән кичәбез гөрләп барды. Соңыннан авыл халкы бәйрәмне табын артында дәвам итте. Кичәгә җыелган авылдашлар күтәренке рух, яхшы кәеф белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев