Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечеурыссулы Фәһимә әби Фәйзуллина хәрәкәттән бәрәкәт табып яши

Фәһимә Сәйфулла кызы Фәйзуллина кебек озын тормыш юлы узып, матур картлык түренә үз аякларында атлаучы өлкән буын вәкилләре бик сирәк.

Бүген 90 яшьлек юбилеен туганнары, якыннары түгәрәгендә бәйрәм иткән тыл хезмәтчәне кунакларны якты йөз белән каршы алды, тәмле сүз белән озатып калды. Төрле вакыйгаларга дучар булган илдә 90 ел яшәүче Фәһимә әби тормышында, әлбәттә, ачысы да, төчесе дә аз булмагандыр. Әмма ул бүген дә әле, бик күпләрне көнләштерерлек итеп, үз дөньясын үзе көтә. Яшәү дәрте ташып торган юбилярны гомер бәйрәме белән район җитәкчеле исеменнән район социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Зоя Глушкова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев тәбрик итте.

Вакыйга урыннан фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X