Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында “Күңел көзгесе” дигән чара уздырганнар

Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында "Күңел көзгесе" дип аталган чара узган.

Бәйгедә катнашкан Люция Рахманова, Гөлүсә Саранова, Әлфия Барисова, Фәрдия Хәлиуллина, Рузания Мөхәммәдиева, Гөлнур Шәйхиева үзләренең шаян визит корточкаларын тәкъдим иткән, шигырь сөйләүдә, әйтемнәр әйтешүдә көч сынашкан, үзләре пешереп алып килгән ризыкны "яклап", мактау сүзләре әйткән, бию һәм җырда, "Әгәр мин физрук булсам?" вәзгыятендә үз осталыкларын күрсәткән. Нәип Гыйбаев белән Динә Ямалиева составындагы жюри һәр катнашучының талантын югары бәяләсә дә, Гөлүсә Саранованы барысыннан да остарак дип тапкан. Чара чәй табыны артында медальләр, рухны күтәрүче бүләкләр тапшыру белән тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев