Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшледә 2800 метр озынлыкта су линиясе алмаштырылды

Кәрәкәшле авыл җирлеге территориясендә быел 2800 метр озынлыкта су линиясе алмаштырылган.

Авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев хәбәр итүенә караганда, Кәрәкәшленең Мирфатыйх Зәкиев, Тукай, Вахитов, Нариман Хаҗипов урамнарында яшәүче халыкның бер өлеше яңа суүткәргечкә тоташу мөмкинлеге алган. Җирлек составына керә торган торак пунктларда урам яктыртылышын тагын да камилләштерү максатында чаралар күрелгән. Урал бистәсе белән Кәрәкәшле авылы урамнарына өстәмә яктырткычлар гына куелып калмаган, электр тогын исәпләү приборлары да урнаштырылган. Бүген авыл җирлеге җитәкчелеге Урал бистәсендә авария хәленә җиткән үзәк күперне ремонтлау өчен проект-смета хәзерләү мәшәкате белән яши. Юл буйларын, урамнарны каты көнкүреш калдыкларыннан, чүп үләннәрен арындыру, ягъни өмәләр оештыру - монысы инде көндәлек эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев