Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лесалар җимерелү аркасында 19 этажлы йортның 7 катыннан эшче егылып төшеп үлгән

Казанда төзелештә бүген чираттагы фаҗига теркәлде. Р.Зорге һәм Имәнлек урамнары чатындагы 19 катлы йортның тышкы стенасында эш алып баручыларның төзелеш басмасы җимерелгән.

Гадәттән тыш хәл бүген төшкә кадәр булган. Фаҗига алдыннан эшче төзелеш басмасында 7 нче кат биеклектә басып торган. Төзелеш басмасы җимерелгән һәм эшче корылма белән бергә өч катлы янкорма түбәсенә егылып төшкән. Төзелеш басмалары астында калган 48 яшьлек ир-ат урында ук җан биргән.

Источник: http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X