Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга портфель тапшырдылар

«Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында, Әлки районында  алдагы елларда беренче сыйныфка баручы күп балалы, аз керемле гаиләләргә мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк ителсә, соңгы елларда тәүге тапкыр укырга баручы барлык малай-кызларга тапшырыла башлады.

 

 

Узган атнада район мәдәниять йортында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» хәйрия акциянең чираттагысы узды. Быел 182 бала беренче сыйныфка бара. Аларның күбесе әлеге тантанага чакырылган иде. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Мәктәп портфельләре тапшырылганчы район мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга әкият күрсәттеләр. Сабыйлар артистларга кушылып биеделәр, кул чаптылар, рәхәтләнеп бертавыштан алар сорауларына җавап бирделәр.

«Кадерле беренче сыйныф укучылары, мин сезне барыгызны да беренче Хәйрия бәйрәме белән котлыйм. Күрәм быел беренче тапкыр баручы балалар бик тәртиплеләр, олылар әйткәнне тыңлыйлар. Димәк, сез бик әйбәт укыячаксыз букчаларыгызда бишлеләр күп булачак. Иң мөһиме әйбәт, булдыклы, максатларга ирешүчән балалар булып үсегез. Мәктәпне тәмамлагач күңелегезгә якын һөнәрләр алып, районыбызга кайтып эшләсәгез иде. Сез безнең киләчәгебез!» – диде район җитәкчесе Александр Никошин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X