Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр көне кысаларында Ютазы өлкәннәрен нинди чаралар көтә

Халыкара өлкәннәр ункөнлеге 1 октябрьдә ярминкә белән башланачак һәм алар 2 һәм 8 октябрьдә дәвам итәчәк.

1 октябрьдә Киров урамындагы "Зәйнәп" һәм Тукай урамындагы "Венера" чәчтарашханәләрдә бушлай чәч кистерергә мөмкин булачак. Шушы ук көннең кичендә, 17 сәгатьтә, район мәдәният йорты артистлары чал чәчле абый һәм апаларны "Хөрмәт һәм мәрхәмәт" исемле концертка чакыра. 3 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр "Энергия" стадионында һәм "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында төрле спорт-массакүләм чаралары узачак. Алар - спорт эстафетасы, велосипедларда йөрү, флешмоб... Район халык мәшгульлеге үзәге һәм Пенсия фонды бүлеге белгечләре компьютердә эшләү серләрен үзләштерергә теләгән өлкән яшьтәге кешеләрне 5 октябрьдә, 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр Пенсия фонды бүлеге бинасында көтеп кала. Шушы ук көнне район җитәкчелеге картлар йортларында яшәүче райондашларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәчәк, "Гармония" үзәге белгечләре ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә психологик ярдәм күрсәтәчәк. 6 октябрьдә район ветераннар советы "Ветераннарга - ветераннарча игътибар" акциясендә катнашачак. Халык мәшгульлеге үзәге пенсия яше алдындагы һәм лаеклы ялга чыккан кешеләр белән 7 октябрьдә вакансияләр ярминкәсе оештырачак. 8 октябрьдә 18 сәгатьтә район мәдәният йортының иҗат коллективы өлкән буын вәкилләрен район мәдәният йорты каршындагы мәйданга бу юлы, тынлы уен кораллары оркестрына кушылып, вальс әйләнергә чакыра. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән декада дәвамында ятакта авырып ятучы ялгыз өлкәннәрне йортларына барып табиблар тикшерәчәк, социаль тәэмин итү, сәламәтлекне саклау, пенсия сораулары буенча консультацияләр эшләячәк, "Тимурчылар хәрәкәте" өлкәннәргә ишек алдын тәртипкә китерүдә, тәрәзәләрне юуда, бакчадан яшелчә җыюда ярдәм кулы сузачак. Һәм, әлбәттә, предприятие һәм учреждениеләрнең үзләрендә дә Өлкәннәр көненә багышланган төрле чаралар узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев