Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр көнендә пенсионерларны хөрмәтләделәр

Өлкәннәр көне кысаларында район авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре үз ветераннарын хөрмәтләде.

Мәсәлән, туган коллективларында күп еллар хезмәт куйган һәм биредән лаеклы ялга киткән пенсионерлар традицион рәвештә предприятиеләргә чакырылды. Өлкән яшьтәге кешеләр сый-нигъмәтле өстәлләр артында аларга алмашка килгән эшчеләр белән әңгәмә кордылар, узган еллардагы көндәлек эш көннәрен һәм җиңүләрен искә алдылар, аларга азык-төлек пакетлары тапшырылды. Күп пенсионерларның өйләрендә дә булдылар: алар адресына бу көнне изге теләкләр яңгырады, шулай ук азык-төлек пакетлары һәм акчалата бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев