Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр суык дип тормады, велоузышка чыкты

Бүген районыбыз өлкәннәре "Өлкәннәр көне" декадасы кысаларында, декаданы йомгаклап внелоузышка чыктылар. Бәйрәмне районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова оештырган иде. Көннең шундый карлы, суык булуына да карамастан, аларның барысы да диярлек велосипедлар белән килгән иделәр. Барысының да күңелләре көр, энергияләре ташып...

Бүген районыбыз өлкәннәре "Өлкәннәр көне" декадасы кысаларында, декаданы йомгаклап внелоузышка чыктылар. Бәйрәмне районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белән берлектә районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова оештырган иде. Көннең шундый карлы, суык булуына да карамастан, аларның барысы да диярлек велосипедлар белән килгән иделәр. Барысының да күңелләре көр, энергияләре ташып торды. Стадион янында гына велосипедлар белән әйләнүгә карамастан, өлкәннәребез үзләренә үзләре чын бәйрәм оештырдылар. Велосипедларда әйләнеп кергәннән соң, кайнар чәй артында районның ЮХИДИ бүлеге вәкиле Марс Гараев тагын бер кат велосипедларда йөрү кагыйдәләрен искә төшерде. - Барыгызны да өлкәннәр көне белән тәбрик итәм, һәм юлларда исән-сау йөрүегезне теләп калам, дип чыгышын тәмамлады ул. Ә өлкәннәр, үз чиратларында, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, азактан рәхәтләнеп ял иттеләр, биеделәр, җырладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев