Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мондый кешеләр йортларда уңайлыклар һәм җылылык тудыра

Без торак-коммуналь хуҗалык системасында төгәл һәм көйле эш итәргә сәләтле, экстремаль вазгыятьләрдә сабырлык һәм кыюлык күрсәтүче кешеләр эшләвен беләбез.

Әлеге тармакта халык иминлеге һәм уңайлыклары аларга бәйле булган белгечләр хезмәт куя. Аерым алганда, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, әмма күп еллар дәвамында "Уруссу-Водоканал" җәмгыятендә хезмәт куйган баш энергетик Александр Тимошин һәм шофер Нәҗип Вәлиев турында сөйлисебез килә.

"Урыссу-Водоканал" җәмгыятендә Александр Семенович 2001 елдан баш энергетик булып эшләде. Эшләү чорында аның күркәм сыйфаты - кул астында хезмәт куйган персоналның эшен оештыра белүе аеруча ачык чагылды. Аның җитәкчелегендә теләсә нинда авария вазгыятеннән кыска срокларда арынылды, аерым алганда, Чатра су белән тәэмин итү җайланмасы скважиналарының, Урыссу бистәсе, Алалбакүл һәм Әбсәләм авыллары барлык канализацион-насос станцияләренең, чистарту корылмаларының тоткарлыксыз эше тәэмин ителде. Коллективта ул лаеклы абруй һәм ихтирам казанды, предприятие җитәкчелеге аны күп тапкыр намуслы хезмәте һәм югары һөнәрманлыгы өчен бүләкләде. Александр Семенович яхшы гаилә башлыгы, тәрбияләп үстергән өч улының кайгыртучан әтисе.

Нәҗип Заһит улы 2001 елдан транспорт цехында шофер булып эшләде. Үзенең вазифаи бурычларын тырышып, югары һөнәри дәрәҗәдә башкарды, акыллылык белән инициатива күрсәтте. Нәҗип Вәлиев үзенә беркетелгән транспорт чарасы белән белеп идарә итте, аны юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча, югары җитештерүчәнлек белән һәм сакчыллык күрсәтеп, эксплуатацияләде.

Элекке хезмәттәшләребезнең тәҗрибәсе, профессинальлекләре һәм эшкә объектив якын килүләре аркасында әлеге тармакның иң катлаулы мәсьәләләре уңышлы хәл ителә. Ветераннарның эшлекле сыйфатларын һәм хезмәтләренә тугрылыкларын алар белән бергә эшләгән кешеләр лаеклы бәяли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X