Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркопритоннарны ачыкларга һәм юк итәргә

Наркотикларга каршы комиссия утырышында соңгы өч елда наркомания белән көрәшкә анализ ясалды һәм районда наркомания таралуга каршылык күрсәтү ысуллары каралды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы буенча законсыз наркотиклар әйләнешен контрольдәтоту буенча Федераль хезмәт Идарәсенең Бөгелмә районара бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Р. Гыймаев, бүлекнең оперуполномоченные А. Ситдыйкова катнашты. Комиссия әгъзаларына һәм чакырылучыларга республикадагы наркотиклар белән вәзгыять турында фильм күрсәтелде.
Райондагы нарковәзгыять белән катнашучыларны оператив эш буенча полиция начальнигы урынбасары М. Нурсәетов таныштырды. Аның мәгълүматлары буенча, 2012 елда 11 җинаять теркәлгән, шулардан 2 факт - наркотик матдәләрне законсыз сату, 7 факт - законсыз саклау, берәр факт - наркопритон оештыру һәм тоту һәм наркотиклары булган үсемлек үстерү. Җинаять җаваплылыгына 8 кеше җәлеп ителгән, шуларның дүртесе Урыссу бистәсендә яши, икесе - Алабакүлдә, берәр Подгорный бистәсендә һәм Ютазы авылында. Законсыз әйләнештән 1,335 килограмм наркотик матдә алынган, шуларның күпчелеген марихуана тәшкил иткән. Шулай ук наркотикларны законсыз кулланган өчен 41 административ беркетмә төзелгән. Бары агымдагы елның беренче кварталында гына 5 җинаять теркәлгән, шуларның 3се - законсыз наркотиклар сату, берәр факт - наркотик чараларны законсыз саклау һәм наркпритон оештыру һәм тоту. Хәзерге вакытта җинаять җаваплылыгына өч кеше тартылган. Елның беренче аенда законсыз наркотиклар кулланган өчен 28 административ беркетмә төзелгән, законсыз әйләнештән 10 грамм гашиш алынган. Наркотиклар кулланучыларның яше кимүе билгеләп үтелде. Комиссия рәисе Р. Нуриев педагоглар һәм медицина хезмәткәрләре алдына наркотиклар куллану тәҗрибәсе булган укучыларны максималь дәрәҗәдә ачыклау, төнге клубларга йөрүче, өлкәннәр тормышы алып баручы балигъ булмаганнарны аерым күзәтү мөһимлеге бурычын куйды. Эчке эшләр органнарына наркопритоннарны ачыклау буенча оператив эшне көчәйтергә кушылды.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Р. Фатыйхов наркотикларга бәйле затларны исәпкә алу буенча мәгълүматлар тәкъдим итте. Ул комиссия рәисенең мәгариф учреждениеләре укучылары арасында наркотиклар куллану буенча эшне көчәйтү мөһимлеге тәкъдиме белән ризалыгын белдерде, чөнки унсигез-унтугыз яшьтәге яшьләр бер көн эчендә генә наркоманга әверелми. Наркологик бүлмә мәгълүматлары буенча, апрель башына наркомания диагнозы белән учетта 21 кеше тора, алар уртача 32 яшьтә. 2013 елда диспансер учетына куелучылар булмаган, профилактик учетка 4 кеше куелган. Эчке эшләр министрлыгы юлламасы буенча 28 кеше тикшерелгән, шуларның 18е наркотиклар тәэсирендә исерек хәлдә булган. Медицина тикшерүен 211 кеше узган, алар арасында наркотиклар кулланучылар ачыкланмаган. Беренче ярты еллыкта 120 мәктәп укучысы һәм 100 һөнәри училище тестлаштырылырга тиеш.
Бәйрәкәтамак җирлеге территориясендә наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту профилактикасы белән җирлек башлыгы З. Әгълиева таныштырды. Анда шикле затлар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, спиртлы эчемлекләр сату контрольдә тотыла, мәдәни-массакүләм чаралар уздырыла. Шуның белән бергә, җирлек башлыгы җирлек составына кергән барлык өч торак пунктта да спорт мәйданчыклары төзү мөһимлеген билгеләп үтте. Р. Нуриев әлеге сорауны уңай хәл итү мөмкинлеген кире какмады, шул ук вакытта, Бәйрәкәтамак авыл җирлегенең, Димтамак һәм Ютазы авыл җирлекләре белән берлектә, әлеге торак пунктларда тотрыклы авыл хуҗалыгы формированиеләре булмау сәбәпле, аеруча депрессивлар исәбенә керүен ассызыклады.
Р. Гыймаев үз чыгышында наркотиклар белән көрәш буенча Федераль хезмәт Идарәсенең уңай эшен билгеләп үтте. Ул комиссия әгъзалары һәм чакырылучылар игътибарын наркотик матдәләр әзерләүнең яңа, гади ысуллары барлыкка килүенә һәм аларның контактсыз ысул белән сатылуына, моның наркотикларны ачыклау буенча эшне катлауландыруына юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X