Әнисә Минһаҗева ютазылыларга үзенең иҗат җимешен тәкъдим итә
Көз
Салкын көзләр килеп җитте,
Кояш нуры сүрелде.
Урман-таулар, басу-кырлар
Сары төскә төренде.
Җилгә яфракларын коя
Бакчада алмагачлар.
Кояш елмаеп тормагач,
Сайрамый сандугачлар.
Җылы якка очып китте
Кыр үрдәге-казлары.
Ятим калган урман күле
Кабат көтә язларны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев