Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оля тернәкләндерү курсы узган

Җиде яшьлек Оля Коробовада арка мускул атрофиясе - ул тумыштан йөри алмый. Күптән түгел ул әнисе белән Чехиядә булып кайткан, анда тернәкләндерү курсы үткән.

Кызның әнисе Любовь Николаевна сүзләре буенча, әлеге сәфәр беренче чиратта РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбубакиров нигез салган "Кайгырту" (Әлмәт шәһәре) Хәйрия фонды ярдәмендә мөмкин булган. Район халкы фонд тарафыннан оештырылган Хәйрия марафонында да катнашты: барлыгы 100 мең сум акча җыелды. "Алар зур эш башкара - яшәргә теләүче авыру кешеләргә, балаларга ярдәм итәләр! Барысына да - марафонны оештыручыларга, халыкка һәм район җитәкчелегенә зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегездә, Оляның тормышы газаптан гына тормаячагына, лаеклы булуына ышанам", - дип кызның әнисе үзенең рәхмәтен җиткерә. - "Климковице" шифаханәсендә, дип дәвам итә Любовь Николаевна, Оля Редкорд системасы буенча аерым шөгыльләнде. Массаж, йод-бром ваннасы, дәвалау методикасы буенча гимнастика, бассейн - боларның барысы да һәр ярты ел саен кызым узарга тиеш булган тернәкләндерү курсына керә".
Оляның кәефе күтәренке. Без барган көнне кыз, аның яшендәге барлык балалар кебек үк, үзенең тормышы турында сөйләде, хәрефләрдән сүзләр тезде, уенчыкларын күрсәтте һәм юмарт рәвештә үзенең шатлыклы елмаюын бүләк итте. Җитди сырхавы юк та сыман. Сәламәтлек телибез сиңа, Оля!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев