Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Раушания Инсапова тырышлыгы белән күпләргә үрнәк

Табигать тарафыннан һәр кешегә бердәй сәләтләр салынмый. Җир йөзендә ничаклы кеше булса, һәркайсының үз йөзе, үз шөгыльләре, үз мавыгулары... Әмма кешеләргә табигать биргән сәләт кенә җитмидер. Әгәр тиешенчә тырышмасаң, көч түкмәсәң, син баребер максатыңа ирешә алмыйсың.

Сүзем шундый тырыш, үз идеал һәм кыйммәтләренә тугры, гадел кешеләрнең берсе - Раушания Инсапова турында.

Акбаш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы 1972 елны карлы-буранлы февраль аенда Бөгелмә шәһәрендә туа. Мәктәптә балалар белән тәүге чирканчыкны да ул туган шәһәрендә ала. Аннары гаилә корып, Раушания язмышын авыл белән бәйли. Бүген ул Акбаш мәктәбенең иң талантлы мөгаллимнәренең берсе.

Замана җилләре безгә - авыл мәктәбенә дә үтеп керде. Укытучылар заманча технологияләр кулланып эшлиләр. Ул үзенең укучыларын бик ярата. Кабинеты да башкаларга үрнәк булырлык: укучылары ясаган уенчыклар, аппликацияләр, оригами сәнгате белән кергән һәркем таныша ала. Шкаф тулы папкалар, китаплар аның армый-талмый эшләүче мөгаллимә булуына ишарәлиләр. Альбом тулы фотосурәтләр, төрле стендлар аның балаларга булган чиксез мәхәббәтен, һөнәренә тугрылыгын дәлилли. Балалар да укытучылары өчен үлеп тора. Менә алар үз апалары турында нинди фикердә:

-Ләйлә Шәйхетдинова, 9 сыйныф укучысы: "Раушания апа - минем беренче укытучым. Аның мине беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ул гадел, сабыр, тыныч һәм ягымлы. Дәресләрне бик күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрә. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга вакытын бервакытта да кызганмый иде. Аның белмәгән нәрсәсе юк - безнең бетмәс-төкәнмәс сорауларыбызга һәрвакыт җавабы әзер"

-Ринат Камаев, Бөгелмә лицей-интернатының 7 сыйныф укучысы: "Раушания апа белән якыннан танышуым җәйге "Олимпионик" лагерында булды. Һәр көн яңа ярышка багышлана - бер генә дә тик тормыйбыз. Табигать кочагында учак ягулар, бергәләп Димескәйдә су керүләр, беренче тапкыр татарча көрәш серләренә төшенү, коллективта яшәргә өйрәнү - күңелгә гомергә сеңеп калырлык булды";

-Диана Кәлимуллина, 5 сыйныф укучысы: "Укытучыбыз һәртөрле кызыклы конкурсларга тарта иде үзебезне. Кул эшләре бәйгесенә җибәргән эшемә бүген дә сокланып туя алмыйм";

- Данис Бадыков, 9 сыйныф укучысы: "Раушания апа актив тормыш алып бара, кышын чаңгыда шуарга, җәен велосипедта йөрергә ярата. Укытучыбыз район буенча чаңгы ярышларында призлы урыннар яулый. Бу сыйфатларны укучыларына да сеңдерергә тырыша. Аның белән чаңгы-чана шуулар, походларга йөрүләр күңелемнән бер дә китми";

-Регина Галиева, 9 сыйныф укучысы: "заманча киенә белүе, сабырлыгы, тыйнаклыгы белән гаҗәпләндерә ул мине. Соклануым аңа карата көннән-көн арта гына бара".

Әйе, укытучы - бөек кеше ул. Күп укучылары өчен Раушания Инсапова идеал, үрнәк кеше. Кешеләрдә дә ул намуслылык, тугрылык сыйфатларын өстен күрә, туры сүзле, яхшы күңелле кешеләрне хөрмәт итә. Җәен бакчасында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерергә ярата. Ә бу гүзәллек мизгелләрен вакытында "тотып" фотосурәткә төшерү - аның тагын бер шөгыле. Балаларына яраткан әни, тормыш иптәшенә терәк-таяныч та ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев