Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район артистлары башкорт иленең фестивалендә катнаштылар

Күптән түгел ут күршебез Башкортстан Республикасының Ярмәкәй районында Ык төбәге халкының иҗатына багышланган "Буыннар җире" исемле Төбәкара фестиваль узды. Фестивальдә кунакта безнең районнан "Ютазы йолдызлары" һәм "Кичке җыр" коллективлары булды.

Сүзне шуннан башларга кирәк, үзешчән җыр коллективлары бәйгесен дә үз эченә алган "Буыннар җире" фестивале 1994 елдан башлап үткәрелә. Фестивальне Ярмәкәй районы хакимияте, Башкортстанның мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге оештыра. Безнең Ютазы йолдызчыклары узган елны да анда катнаштылар һәм үз чыгышлары белән ярмәкәйлеләрнең күңелләренә хуш килделәр. Шул сәбәпле фестивальне оештыручылар "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамблен чарага мәртәбәле кунаклар сыйфатында чакыру карарын бертавыштан кабул итә. Биюче кызларыбыз "Кичке җыр" ансамбленә дә үз чыгышлары белән көч-күәт бирделәр. Сүз уңаенда, "Кичке җыр" җыр һәм бию ансамбле 2002 елда оеша, бер елдан соң ул "халык" исеменә лаек була. Ансамбль белән Земфира Чехонина җитәкчелек итә.
Бәйге район үзәгенең төп мәйданында урнашкан район мәдәният йортында узды. Сәхнәдә коллективлар чыгыш тоткан арада, мәйданда чәчәкләр һәм бал ярминкәсе узды. Ярмәкәй авылының төп мәйданы биниһая зур чәчәк аланын хәтерләтте. Район хакимияте, Мәдәният сарае янында, башка җәмәгать урыннарында урнашкан зур түтәлләр күз явын алды. Тамаша кылучы кунаклар да аз түгел иде. Үзешчән артистлар гына да 500 артык булып чыкты. Алар арасында Башкортстан, Татарстан Республикалары, Оренбург өлкәсе вәкилләрен очратырга мөмкин булды.
Бәйгедән соң тамаша мәйданда корылган сәхнәдә дәвам итте. Ык төбәгеннән җыелган иң яхшы җырчылар һәм халык коллективлары чыгышыннан оештырылган гала-концерт кына да өч сәгать дәвам итте. Шат күңелле тамашачылар утырып кына калмадылар, биергә дә чыктылар. Гала-концерт ахырында җиңүчеләрнең исемнәре яңгырады. "Ютазы йолдызлары" катнашучылар дипломына һәм тамашачыларның көчле алкышына лаек булды. Бәйрәмчә матур киенгән, кояштай балкып торучы кызларыбызны тамаша кылучылар бик яраттылар. "Кичке җыр" ансамбле исә "Фестивальгә тугры калганы өчен" номинациясендә I дәрәҗә диплом белән билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев