Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район балыкчылары кубок белән кайттылар

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы балыкчылык буенча республика конкурсында катнашып, икенче урынга лаек булды.

Иң яхшы балыкчы исеменә лаек булуны үз эченә алган ярышлар Кама елгасы ярындагы Түбән Кама шәһәрендә узды. Нәкъ менә шушы җирдә республика районнарыннан килгән вәкилләр балык тотуда үз осталыкларын күрсәттеләр. Әмма күп сулы Кама елгасы балыкчыларны бераз борчылырга мәҗбүр итте. Елга күп балык тоту мөмкинлеген тудырыр кебек тоелса да, шактый вакыт чиртмәде. Ниһаять, беренче балык алабугалыларның кармагына эләкте. Ютазылылар буш чиләкләренә карап борчылуларын дәвам итте. Заяга. Нәкъ менә ярышның соңгы минутларында кармаклар, балык эләгүен хәбәр итеп, су өстендә бии башладылар. Бәйге нәтиҗәсе буенча Таһир Сәйфуллин, Юрий Курочкин, Сәгыйдулла Кабутов һәм команда җитәкчесе Раиса Тихонова икенче урынга лаек булдылар. Шушы көннәрдә балыкчылар командасына район башлыгы Рөстәм Нуриев кубок һәм диплом тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев