Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башкарма комитеты җитәкчесе

Светлана Самонина үз тавышын бирде 2820нче сайлау участогы буш тормый: иртәдән үк  бирегә сайлаучылар килә башлады. Мөгаен, алар көннең беренче яртысында тавыш бирергә карар иткәндер.

 

Берәүләр бюллетеньнәрне игътибар белән өйрәнсә, икенчеләре кемне сайлаячакларын алдан ук билгеләп, илебез тормышы өчен әһәмиятле документка тамга салып, аны сайлау тартмасына илтеп сала.
Менә участокка район җитәкчелеге вәкиле - район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина килде. Кызык, ул кем өчен тавыш бирә икән? Соравымның урынсыз икәнен аңлыйм һәм бу хакта сорамыйм. Шул ук вакытта ике-өч сүз белән әлеге сайлауларга мөнәсәбәтен шәрехләргә тәкъдим итәм.
- Иң элек шуны билгеләп үтим, мин тормышка чынбарлык күзлегеннән карыйм, - дип ассызыклады ул, - шуңа күрә мин кандидатны һәм партияне аңлы рәвештә сайладым. Күп вәгъдә бирә торган сәяси программалар вәгъдәләргә түгел, ә чынбарлыктагы мөмкинлекләргә нигезләнергә тиеш. Без, татарстанлылар, Татарстанның соңгы еллардагы барлык казанышларын да саклап кала һәм арттыра алырбыз дип уйлыйм.

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев