Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Халыклар бердәмлеге көне белән ютазылыларны котлый

Жәмгыять мәнфәгатьләре конституция белән ныгытылган.

Бу атнада без ике дәүләт бәйрәмен билгеләп үтәбез: 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге көнен, 6 ноябрьдә - Татарстан Республикасы Конституциясе көнен. Ике әһәмиятле дата, тарихлары тирәнгә киткән ике яшь бәйрәм... Мөгаен, дөньяда бүгенге сәяси тотрыксызлык чорында иң яхшы теләк булып бердәмлек һәм законлылык өстенлек иткән гражданлык җәмгыятендә яшәү, төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең татулыкта гомер кичерүләре яңгырар. Мәдәни-тарихи һәм дини гореф-гадәтләрне исәпкә алып, тәртипне, республика куәтен һәм тулаем дәүләтне ныгытуга булышлык иткән бар нәрсә җәмгыять мәнфәгатьләренә җавап бирә. Нәкъ менә әлеге постулат - Татарстан Конституциясе, безнең муниципаль дәрәҗәдәге эшләребез нигезендә.

Кадерле ютазылылар, сезне әлеге әһәмиятле бәйрәмнәр белән котлыйм. Иминлек, сәламәтлек, күңелле ял итүегезе телим.

Рөстәм НУРИЕВ, район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев