Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район депутаты Ирек Салихов Сабан туен оештыруда финанс ярдәм күрсәткән

Сабан туе татар милли бәйрәмен үткәрү көнендә, мәйданда барлык карарга теләүчеләр өчен шоу-программа тәкъдим ителде. Бәйрәмне "Ядран-Ойл" компаниясенең директорлар советы рәисе Ирек Салихов оештырды һәм аңа финанс ярдәме күрсәтте.

Инде бәйрәм башлангач ук алып баручылар шуны сиздерде: бүген беркемгә дә боегырга туры килмиячәк. Иң кечкенәләр өчен конкурслар чарага старт бирде. Сабан туе - традицион халык бәйрәме булуга карамастан, нарасыйларга бәйге биремнәрен үтәргә популяр мультфильмнардан персонажлар ярдәм итте. Балаларда аерым шатлык хисләрен һөнәри аниматорлар башкаруында сабын куыклары шоуы уятты. Кечкенә кунакларга бәйрәм кәефен тудырырга балаларның битләренә рәсемнәр ясаучы аквагрим осталары ярдәм итте.

Оештыручылар мең ел дәвамында бары Сабан туенда гына үткәрелә торган конкурслар - көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышы, чүлмәк вату,авызга кашыклы йомырка кабып йөгерү кебек һәм башка уеннар үткәрде. Татар сыйларының күп булуы кунакларның берсен дә битараф калдырмады. Район кондитерлары һәм пешекчеләре үзләренең иҗат җимешләрен тамашачылар хөкеменә куйды. Бәйрәмдә ярминкә оештырылды, анда барлык теләүчеләр халык осталары кул эшләнмәләрен, бәйрәм турында истәлек булып калучы сувенирларны, татар милли киемнәре предметларын сатып ала алдылар. Сабан бәйрәме халык җырларын иң яхшы башкаруга конкурс һәм бүләкләр әзерләнгән иң зур бию фестивале белән тәмамланды. Сабан туендагы барлык чараларда катнашучылар өчен биредә бүләкләрнең бик күп булуын әйтергә кирәк. Бер генә конкурс та кызыксындыргыч бүләкләрдән башка узмады. Барлык авыл халкын бәйрәм белән котлап, Ирек Салихов болай диде:

- Безнең җир - бай һәм уңдырышлы. Аның төп байлыгы - авыл хезмәтчәннәре. Һәм бу бәйрәм - әлеге кешеләргә ихтирам билгесе!

Ул фермер хуҗалыкларына өч сөт саву аппараты тапшырды һәм авыл хезмәтчәннәрен бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев