Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район өлкәннәре бәйрәм чараларыннан бик канәгать калганнар

Иске Каразирек авыл җирлегенең өлкән буыны үзләре өчен Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән чара белән бик канәгать калган.

Иске Каразирек авылында яшәүчеләр өчен тантаналы чара авыл мәдәният йортында узган. Башта үзләренең әби-бабалары өчен зур концерт программасы белән җирле мәктәп укучылар чыгыш ясаган. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садриева сүзләре буенча, номерларны әзерләүдән бер сыйныф та читтә калмаган. Уку елы башлануга гына карамастан, алар бөтенләй яңа җыр һәм биюләр әзерләргә өлгергән. Аннары олы яшьтәгеләр сый-нигъмәтле өстәл артына чакырылган. Анда кайнар аштан алып десертка кадәр булган. Бәйрәм сәбәпчеләре үзләре дә буш кул белән килмәгән, шуңа күрә өстәлдә алма төшәрлек тә урын булмаган. Җирлек башлыгы Рамил Вәлиев һәм мәктәп директоры урынбасары Гүзәл Калимова кунакларга үзләренең иң җылы теләкләрен юллаганнар. Авыл активистларының берсе Фәхирә апа Гайнетдинова торак пунктны төзекләндерү буенча үткәрелгән эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткергән. Аның аркасында өлкән яшьтәгеләр бернигә борчылмыйча асфальт юллардан һәм яктыртылган урамнардан йөрү мөмкинлегенә ия. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, кунаклар ихлас күңелдән күңел ачканнар: җырлаганнар һәм биегәннәр. Нәсимә апа Хафизова авылдашлары өчен аларның күзләре яшьләнерлек дулкынландыргыч җыр башкарган. Бәйрәмнең олы яшьтәге кунакларын аларга чара ахырында тапшырылган азык-төлек җыелмалары да куандырган.

Шундый ук концерт программасы Яңа Каразиректә дә узган. Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән өлкән авылдашларына җылы теләкләрне район мәдәният йорты директоры Нурания Гарифуллина җиткергән. Алар каршында тәбрикләү сүзләре белән җирлек башлыгы Рамил Вәлиев та чыгыш ясаган. Салих ага Ильясов авылдашлары өчен җыр башкарган. Җирле фермер Фирдәүс Гафиятов өлкән яшьтәгеләрне сыйлау өчен азык-төлек бүлеп биргән. Шулай ук ул пенсионерлар арасыннан үз пайчылары өчен азык-төлек җыелмалары әзерләгән. Күршеләре искекаразиреклеләр кебек үк яңакаразиреклеләр дә бу көнне зур теләк белән җырлаганнар һәм биегәннәр. Ике чарада да өстәлләргә җылы ашларны балалар бакчалары коллективлары әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев