Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район пенсионерлары Өлкәннәр көнендә чәчтарашчылар хезмәтеннән зур теләк белән файдаландылар

Район пенсионерлары алар өчен Өлкәннәр көнендә, 1 октябрьдә оештырылган игелекле акциядә бик теләп катнаша.

Урыссу бистәсенең Муса Җәлил урамында урнашкан чәчтарашханәсе алдында әле салон ачылганчы ук өлкән яшьтәге апалар җыелган иде. Алар чәчтарашчылар хезмәтеннән зур теләк белән файдалана. Күпләр өчен әлеге чара традициягә әверелгән, кайберәүләр өчен - яңалык. Әйтик, биш бала анасы, 58 яшьлек Сафина, бушлай чәч кистерергә беренче тапкыр килгән һәм кайчандыр бергәләп иҗади хезмәт юлы узган яшьтәшләре белән аралашуга куана. Шуны исегезгә төшерәбез, Өлкәннәр көне кысаларында Урыссу бистәсендә пенсионерларның чәчләрен бушлай кистерү буенча хезмәтләрне "Медея", "Гүзәл", "Зәйнәп" һәм "Лилия" салоннары тәкъдим итә. Ютазы авылында хөрмәтле ветераннарыбыз авыл мәдәният йорты бинасында урнашкан чәчтарашханәдә чәч кистерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев