Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район сайлау участокларына – хокукый культура белән

Дүшәмбе көнне, 7 апрельдә, район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау уздыру кысаларында территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту буенча семинар узды.

ТРның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сүзләре буенча, бу сайлау комиссияләре вәкилләрен укытуның икенче этабы. Даими үзгәреп торучы закончалык сайлау процессында катнашучылардан мобильлек, хокукый культура һәм мораль яктан ныклык таләп итә, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Гобәйдуллин.

- Сайлауда катнашырга теләүче партияләр күп, - дип билгеләп үтте ул, - без барысына да бертөрле шартлар тудырырга тиеш. Сайлау участокларына килүне тәэмин итү буенча да максатлы эш алып бару мөһим.

Сайлау компаниясе чорында территориаль һәм участок сайлау комиссияләренә салынган җаваплылыкны район башлыгы Рөстәм Нуриев ассызыклады. Бары хокукый нигезне яхшы белү генә эштәге потенциаль кимчелекләрдән арынырга мөмкинлек бирә, дип билгеләде ул.

Закончалыктагы яңалыклар белән ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе Надежда Борисова җентекләп таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев