Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район социаль яклау бүлеге авыручыларга юл бәясенә компенсация түлиәчәк

Агымдагы елның октябреннән социаль яклау бүлегенең матди ярдәм бүлекчәсе хроник бөер җиткелексезлеге һәм яман шеш чирләре белән авыручы кешеләргә юл бәясенә компенсация билгеләү өчен документлар кабул итә.

Компенсация, уртача җан табышлары республикада 2013 елның 1 гыйнварыннан расланган яшәү минимумы ике тапкыр булган күләменнән түбән булган дәгъва итүчеләргә билгеләнә һәм түләнә, дип хәбәр итәләр бүлекчәдән. Компенсация түләү өчен нигез булып медицина оешмасы тарафыннан дәвалау узу датасы турында мәгълүмат һәм юл билетлары тора. Әлеге сорау буенча тулырак мәгълүматны матди ярдәм бүлекчәсенең үзендә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев