Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район юбилярлары Гөлсем Сәлахова һәм Вәлиәхмәт Шәйхелисламов утны-суны кичкән ветераннар

Урыссулы Гөлсем Сәлахова һәм Ютазы авылында яшәүче Вәлиәхмәт Шәйхелисламов июльдә юбилейларын билгеләп үтүче ветераннар исәбендә.

Үзенең 95 яшен билгеләп узган хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Гөлсем Сәйфулла кызын котларга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Хаҗиев, халыкны социаль яклау бүлеге вәкиле Валентина Фадеева һәм ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова килделәр. Сугыш елларында Гөлсем ханым Әпсәләм комбинатында телефончы, ә соңыннан озак еллар дәвамында шунда ук арматурчы булып эшләгән. Шул ук предприятиедән ул пенсиягә дә чыккан. Гөлсем Сәйфулла кызы ике бала тәрбияләп үстергән, аларның берсе инвалид, әле үзе белән яши. Өлкән яшьтәге хатынның шәфкатьле йөрәгендә авыр хезмәт тә, мәшәкатьләр белән тулы озын гомер дә тискәре чагылыш тапмаган. Ул кунакларны ачык йөз белән каршы алды, аларга үзенеке кебек озын гомер теләде.

Күптән түгел 90 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Вәлиәхмәт Шәйхелислам улын югарыда исемнәре әйтелгән котлаучылар белән бергә җирлек башлыгы Рәмзия Хәкимова һәм башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина котладылар. 1943 елның башында Вәлиәхмәт ага фронтка киткән, Украина фронтында элемтәче булып хезмәт иткән, Курск дугасында сугышкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Элекке фронтовик ике «Кызыл йолдыз» ордены, Ватан сугышы ордены, «За боевые заслуги» медале һәм башка хәрби бүләкләргә лаек булган. Сугыштан соң ул район кулланучылар берләшмәсендә һәм җиһаз фабрикасында хезмәт куйган. Тормыш иптәше Әсма Шәйхелдад кызы да сугышта катнашкан, алар иңгә-иң куеп инде 60 ел бергә гомер кичергән. Алар балачактан ук таныш булган, күрше булып яшәгәннәр һәм бер сыйныфта укыганнар. Авыр яшьлекләре бәрабәренә язмыш аларга бәхетле картлык бүләк иткән, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, унике оныклары һәм өч оныкчыклары бар. Әмма гаиләсе зурлыгына һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, Вәлиәхмәт Шәйхелислам улы үзе ризык әзерли, бакчасын карый һәм авыру хатынын тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев